Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Тарих юлларын барлап

Һәр кеше - яшьме ул, картмы - үз милләтенең, җөмһүриятенең үткәнен, бүгенгесен белергә, аның белән кызыксынырга тиеш.

Туган илне, авылны, туган йортны, авылдашларны, дус -ишләрне, ихтирам итү, хисе авылны, аның тарихын, танылган кешеләренең тормыш юлын өйрәнүдән барлыкка килә. Менә шундый изге тойгыларны һәр балада тәрбияләү максатыннан, укучылар белән "Җир һәм кешеләр" музеена экскурсияләр оештырылды. (Бу - халкыбыз тарихын өйрәнүнең беренче юнәлеше).

Музейда Татарстанның атказанган артисты Габдулла Рахимкуллов, разведчик Биби - Иран Алимова, Социалистик Хезмәт Герое Әбдриев Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы турында мәгълүматлар тупланды.

Укучылар белән иҗади -эзләнү эше алып барылды, авыл буйлап экскурсияләр үткәрелде. Малайлар һәм кызлар һәр урам, һәр йортта яшәүчеләр белән сөйләшеп мәгълүматлар тупладылар.

Күптән түгел Шәйморза авылының 400 еллык юбилее билгеләнеп үтелде. Авыл мәдәният йортына Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Габдулла Рахимкуллов исеме бирелүе, "Балкый Шәйморза утлары" дип исемләнгән дәрес эшкәртмәсен төзергә этәргеч булды. Дәрес мәктәп укытучыларына ачык дәрес итеп күрсәтелде һәм уңай бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарихимәдәни мирас елы