Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Таныш түгел апа....

Таныш түгел апа.... (Истә калганнардан)

...1988 елның соңгы айлары. Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарырга аз вакыт калганга, душманнар сугыш хәрәктләрен бик тә активлаштырдылар. Мин хезмәт иткән чик буе гаскәреннән «Чакав» махсус төркеме, шушы районда иң зур банданы чолганышка алып, каты сугыш алып барган чак. Безнең солдатлар арасында югалтулар булмаса да, шул чакта татар егете Илдар бик каты авырап китте. Авыру бик куркыныч булганга, аны кичекмәстән Советлар Союзына озатырга кирәк булды. Очучылар бөтен осталыкларын кулланып, душманнар уты астында вертолетны кирәкле урынга утыртып, Илдарны бортка алалар. Вакыт аз булганлыктан, хәрби госпитальгә очарга озак, Илдарның хәле авыр булуын искә алып, хәрби табиблар, шундагы табиблар белән берлектә, катлаулы операция ясыйлар. Илдарның хәле бик авыр. Бер яшь кенә шәфкать туташы үзе теләп аның хәлен белешеп тора башлый, хәтта төнге кизүгә дә кала. Ә иртән бер дә таныш булмаган апа Илдарның тагын хәлен белергә килә.

Әлбәттә, мондый вакытта таныш булмаган җирдә Илдарга бу күренеш сәер тоела. Мөгаен, авыр хәлдә ятучы Илдарга әлеге апаның аны күрергә килүе, игътибары күктән фәрештә төшкән кебек булгандыр.

Сүз артыннан сүз чыгып, бераз сөйләшкәч, барысы да ачыклана. Әлеге апа үзе татар хатыны, тумышы белән Иске Чүпрәле районы Задур авылыннан булып чыга. Ә шәфкать туташы аның кызы икән, бу медчастьтә практика үтүе.

Кызы кайтып, авыр хәлдәге татар егете турында сөйләгәч, әнисе күчтәнәчләр күтәреп солдатны күрергә дип килә. Шулай итеп, бу апа бер ай дәвамында дустыбызның хәлен белеп, күрешеп йөри.

Илдар озак дәваланып булса да, савыга һәм безнең чик буе гаскәрләре үткәргән заданиеләрдә катнаша.

Хәрби хезмәт срогы тулгач, миңа әлеге апаны күреп сөйләшергә насыйп булды. Ул бу якларга килеп урнашкан һәм 10 еллар инде кайта алмаганлыгын, Задур авылындагы туганнары турында сөйләде. Инде бу вакыйгаларга 25 ел үткән, апаның исеме дә хәтердә түгел, ә кылган изгелеге онытылмый менә. Илдар белән очрашкан саен, күңелдән алып ташлый алмаган хәрби операцияләрне түгел, ә нәкъ менә шушы апаны искә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганчылар көне