Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Тамчы-шоу”да кунакта

ТНВ каналында күрсәтелә торган "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенын бер дә калдырмыйча карап барабыз.

Элек без анда ничек барып катнашуларын белми идек. Шулай бервакыт үзебезгә дә шалтыратып катнашырга хәбәр иттеләр. Без бик шатланып риза булдык.Мистякова Айзилә-8 сыйныф, Сабирҗанова Гүзәл-7 сыйныф, Мистякова Назлыгөл, Азмуханов Риаз, Хисаметдинова Ләйсән-6 сыйныф укучыларыннан торган бердәм команда тупланды. Укытучылар әзерлегендә Казанга бардык. Безне Казанда хөрмәтләп каршы алдылар. Безнең Чүпрәле районы Зур Чынлы урта мәктәбенең "Тамчылар" командасы Чирмешән районының "Чирмешән дулкыннары" командасына каршы көч сынашты.һәрбер команда да бик әзерләнеп килгән иде. Төрле конкурсларда да җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр була инде. 23кә 19 исәбе белән без җиңүче булдык. Соңыннан ике командага да Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов китаплар бүләк итеп, Г. Камал исемендәге театрга чакырды. Шулай бер ял көнендә "Бәби" исемле театр карарга дип яңадан Казанда кунак булып кайттык. Безнең бу җиңүебезгә зур өлеш керткән директорыбыз Низамов Наил Мостафа улына, укыту эшләре буенча директор урынбасары Азмуханова Рәмзия Иршат кызына, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бикчурова Гөлфирә Рифкать кызына һәм тирән белем биргән барлык укытучыларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

P.S. Зур Чынлы укучылары катнашындагы "Тамчы-шоу" уенын ТНВ каналыннан 3 июнь көнне 10.00 сәгаттә карый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тамчышоу уены