Тәмәкегә бәя арта
Россиядә тәмәкенең минималь бәясе 55 сум булыр дип көтелә.
Бу хакта бүгенге көндә закон проекты әзерләнгән. Әгәр дә ул кабул ителгән очракта, минималь бәя 2015 елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк. Закон проектында тәмәкенең бәясен ел саен арттыра бару да ачык итеп язылган. Шулай итеп, 2018 елга тәмәкенең бәясе 82 сум да булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев