Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Талпаннар турында һәр кеше белергә тиешле 7 факт

Ямьле җәй айлары - ял һәм табигатьтә күңел ачу вакыты килеп җитте. Кызганыч, ләкин һәр елны җәйге табигатьнең күңелле мизгелләре белән беррәттән, кәфне боза, ә сәламәтлеккә зыян сала торган хәлләр дә башлана. Шуларның берс - талпан. Шуның өчен табигатьтә ял итүче һәр кеше талпан тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белеп...

Талпаннар агачка менмиләр, ә үлән арасыннан чыгалар

Талпан сезнең өстегезгә үләннән яисә куаклардан үрмәләп менә ала, тик агачтан сикереп төшми, чөнки талпаннар сикерә белмиләр. Гадәттә алар җир өстеннән 1,5 м дан да биек менмиләр. Бөҗәкләрнең тәпиләре бик эләгүчән, ә үрмәкүчсыманнар бик тә кечкенәләр, шуңа сез тәнегез өстеннән нидер үрмәләгәнне сизмәячәксез дә. Әлбәттә калын тәнгә ятып торган кием сезгә талпаннан сакланырга ярдәм итәргә мөмкин, тик киемгә генә ышанырга ярамый. Күп очракта талпаннар култык аслары, касык өлеше, колак артлары кебек тәннең иң йомшак җирләрен тешлиләр. Шуңа күрә урманда йөргәндә үзегезне һәм дусларыгызны ешрак тикшереп торыгыз.

Инфекция бөҗәк тешләгән очракта гына эләкми.

Сез шулай ук кайнамаган сөт эчеп тә инфекция йоктырырга мөмкинсез - талпаннар хайванны, кешене тешлиләрме - аларга барыбер, шуңа алар бик тә рәхәтләнеп сыерларны да тешлиләр.

Бала имезүче аналарга да сакланырга кирәк, куркыныч диагноз кире кагылмыйча, баланы имезүдән туктатып тору кирәк. Әмма башка юллар белән энцефалит кешедән кешегә күчми.

Табигать кочагына чыгар алдыннан, талпаннар тарата торган авыру - энцефалитка каршы прививкалар ясатырга кирәк. Чынлыкта, аларны февраль аенда ук ясап куйсаң кулайрак, чөнки вакцина тәэсир итеп өлгермәскә мөмкин. Гадәттә, интервал белән өч укол ясыйлар. Әлегә прививка иң нәтиҗәле саклану чарасы булып тора. Шуны исегездән чыгармагыз: вакциналауны һәр елны үтәргә кирәк.

Инфекцияләр

Талпан инфекцияләре бик күп, ә энцефалит һәм боррелиоз - шуларның иң җитди һәм куркынычлары. Тагын анаплазмоз, моноцитар эрлихиоз, бабезиоз, риккетсиоз һәм башка төрлеләре бар. Әлеге йогышлы авырулар кешегә талпаннар тешләгән вакытта керә. Билгеле, «чиста», төкрекләрендә бернинди инфекция булмаган талпаннар да бар, ләкин сезне тешләгәне авыру йөртүче түгел дигән 100% ышаныч юк.

Энцефалит

Энцефалит - талпаннан күчә торган иң куркыныч авыру. Бәхетегез булса, курку белән генә дә котылып калырга мөмкинсез, ә хәерсез очракта ике кулны да паралич сугарга, тома сукыр яисә чукрак калырга мөмкин. Әгәр дә дәвалау ысулы уйлап тапмасалар, бу нәтиҗәләрдән котылу мөкин түгел. Әмма әлегә алар юк. Кайбер очракларда энцефалит үзенең корбанын үлемгә үк китерә.

Иң куркынычы - энцефалит йоктыручы сезне Себер, яисә Ерак Көнчыгышта төшләсә, чөнки бу яклардагы талпаннар авыруның аеруча авыр төрен йоктыручы булып торалар. Статистика буенча, алар тешләгән йөз кешенең сиксәне үлә. Аурупа өлешендә берникадәр гадирәк, 100 авыру күчкән кешедән бары икесе генә үләргә мөмкин.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: кешегә берәр тапкыр энцефалит ияргән булса, ул кешедә әлеге чиргә карата гомерлек иммунитет барлыкка килә.

Реклама

Боррелиоз

Икенче куркыныч авыру - боррелиоз. Бу авыруга тәннең температурасы югары күтәрелү һәм тешләгән урында зур кызыл тап барлыкка килү хас. Өзлегүләр вакытында бит мускулларында паралич була, алга таба буыннар сызлый башлый, өстәвенә, аерым очракларда авырту шул кадәр көчле була ки, хәрәкәтләнү дә мөмкин булмый башлый. Ишетү һәм күрү сәләтенә (тулысынча чукраклану һәм/яки сукраюга кадәр) зыян тия ала. Йөрәк белән проблемалар да булу бик ихтимал. Кешенең тиресе нәзекләнә, кибә һәм зәңгәрсу төскә керә.

Ә иң яманы - боррелиоз авыруыннан прививкалар юк. Иммунитет белән дә шул ук хәл - бер кат чирләвегезгә карамастан, кабат чирли аласыз. Хәер, боррелиозны әүвәлге стадиясендә дәвалау җиңел, әмма табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Талпанны тартып чыгару

Әгәр дә үзегездә тәнгә кереп утырган талпан тапсагыз, беренчедән, тынычланыгыз. Исегездә тотыгыз: теләсә кайсы кискен хәлдә дә салкын канлы булып калырга кирәк.

Иң беренче чиратта, талпанны тартып чыгарыгыз. Әлеге эшне сәгать йөреше уңаена каршы борып, пинцет ярдәмендә бик дикъкат белән башкарырга кирәк. Беркайчан да талпанны кисәк тартып алмагыз, чөнки ул инде үзенең алгы тәпиләре белән сезнең тирегезгә ябышкан, әгәр катырак тартасагыз, сез аның башын өзәчәксез, һәм ул гәүдәсе белән тирегез эчендә калачак. Ул очракта өзелеп калган башны алдан утта кыздырылган энә очы белән аласы булачак. Әгәр сезнең тирегездә талпанның арткы ягы гына калса да, аны ахыр чиктә скальпель белән кисеп алырга туры киләчәк. Сезнең кул астыгызда пинцет кебек җайланма юк икән, ул очракта бөҗәкне, җептән ясалган боҗра ярдәмендә, әйләндереп чыгарга мөмкин.

Талпанны үсемлек мае ярдәмендә тартып алу ысулы турында еш сөйлиләр. Янәсе бөҗәк тончыга башлый һәм үзе чыга.Табиблар моны эшләргә тәкъдим итмиләр. Бөҗәк чыннан да тончыга башлый, ләкин бу очракта сезнең канга максималь күләмдә селәгәй чыгара, чөнки аның күңеле болгана башлый. Ә без беләбез: нәкъ менә селәгәйдә авыру тудыручылар бар.

Хортумчык һәм аяклар

Талпанны тартып чыгарганнан соң, игътибар белән аның барлык өлешләрен-аякларының санын (хортумчык аяклардан аерылмый) карап чыгабыз. Алар икегә бүленми торган санда булырга тиеш. Әгәр дә икегә бүленә икән, димәк, талпанның угы тәндә калган. Аны тартып чыгарыр өчен, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул ук вакытта укол да ясау зарур. Исегездә тотыгыз: уколны барыбер да ясарга туры киләчәк. Шуңа күрә бу эшне озакка сузмагыз.

Талпанны якындагы лабораториягә СЭС анализына илтеп тапшыру өчен, аны кечкенә генә тартмага салырга онытмагыз.

Талпан тешләгәннән соң 10 көн үткәч, сезгә инфекцияләр булу-булмауны тикшерү өчен кан тапшырырга кирәк булачак. Моны эшләү шулай ук мәҗбүри. Тагын ике атнадан - кабат анализ, М иммуноглобулиннары энцефалитка, ә тагын бер атнадан - М иммуноглобулиннары боррелиозга. Әлбәттә, бу турыда сезгә табиб сөйләргә тиеш, ләкин бу хакта үзебезгә белерү яхшырак: кем кисәтелгән - шул коралланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпаннар