Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Табигатьтә яз килә...+ сынамышлар

Табигатьтә яз исе... Бу көннәрдә кояш та бүтәнчәрәк карый, кышларга калган кошларның чыркылдашуы да башкачарак яңгырый. Ни дисәң дә, иртәгедән, язның беренче ае тулысынча үз хокукларына керешәчәк. Көн озынлыгы да күзгә күренеп, яктылыгы белән күңелләрне иркәли.

Соңгы көннәрдә һава торышы да, әллә соң чыннан да быел яз иртәрәк киләме, дигән уйларга этәрә. Синоптиклар әйтүенчә, бу көннәрдә һава торышы +5 градуска кадәр күтәрелгән. Бу нормадан шактый югары. Гомумән, бу көннәрдәге җылы һава торышы абсолют рекорд күрсәткече, дип билгеләнә. Һәм синоптиклар әйтүенчә, февраль аеның соңгы декадасында мондый җылы һава бик сирәк күренеш икән. Соңгы мәртәбә, мондый температура 2008 елда күзәтелгән булган.

Һава торышының болай кисәк җылынуы көньяк антициклон урнашуга бәйле. Шулай да әле кыш үз вазифаларыннан азат ителә дигән сүз түгел. Якын көннәрдә бераз суыклар көтелә һәм кар да явачак. "Март әле шарт итәр", дип юкка әйтмәгәннәр шул борынгылар. Тик ни генә булмасын, табигатьтә һәр нәрсәнең үз вакыты. Тиздән барыбер язгы кояш нурлары иркәләр, җылы яктан канатлы дусларыбыз да кайтыр. Яз килә, җәмәгать, яз килә!

Март аена сынамышлар:

Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңар.

Мартның беренче шимбәсендә кар яуса, чикләвек һәм карабодай уңар.

Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

Беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз җитте табигать һәм без