Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбенең “Табигать балалары” палаткалы лагерында

Хәзерге вакытта укучыларга тәрбия бирүдә практик юнәлешнең, аларны табигатьне саклау буенча төрле чараларга тарту мөһимлеге артты. Безнең Иске Шәйморза урта мәктәбендә укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирүгә, табигатьне саклауга зур әһәмият бирелә һәм максатчан эш алып барыла.

Ел дәвамында төрле экологик акцияләр үткәрелә, күргәзмәләр, конференцияләр, конкурслар, "Чисталык дәресләре" оештырыла, елга һәм сулыклар ярларын чистарту, паркларны җыештыру, мәктәп һәм авыл территорияләрен яшелләндерү буенча чаралар уза. Мондый акцияләрдә катнашу һәр укучыда экологик культура формалаштыра.

Балаларда экологик культура, экологик аң, туган як табигатенә сак караш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүне күздә тотып , безнең мәктәбебездә 10 нчы июньнән алып 16 нчы июньгә кадәр "Табигать балалары" дип аталган җиде көнлек палаткалы лагерь оештырылды. Аның җитәкчесе итеп биология укытучысы Бикчурова З.М., тәрбиячесе итеп Насибуллова Ф.Ш. билгеләнде. Лагерьда 11-13 яшьләрдәге 10 бала ял итте.

Балалар табигать кочагында ял итеп кенә калмадылар, авылыбыз тирәсендәге сулыкларга, парккларга экскурсияләргә бардылар. Лагерьның һәр көне туган як табигатенең үзенчәлекләрен өйрәнүгә, үсемлек һәм хайваннар төрләрен билгеләп, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәтенә нәтиҗә ясап үтте. Шул ук вакытта алар эзләнү эшләре серләренә төшенделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.

Реклама

Үзенчәлекле мизгелләрнең берсе булып укучылар күңелендә Яңа Тинчәле табигать истәлегенә байбак колониясен, аларның үзләрен һәм ояларын үз күзләре белән күрергә бару булды. Өстәмә материаллар буенча укучылар бу җәнлекләрнең Евразия материгының көньяк өлешендә киң таралгангыгын, шулай ук Камчатка һәм Алтай җирлегендә очрауларын, ә Татарстанның бары тик ике районында - Буа һәм Азнакай җирлекләрендә генә яшәүләрен ачыкладылар. Кешеләр байбакларны тиресе һәм мае өчен аулыйлар. Шуңа күрә балалар аларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шушы кыска гына вакыт эчендә укучылар экологик белеме булган кеше генә табигатебезгә салына торган зыянның нинди нәтиҗәләргә китерүен, мондый аяныч хәлләрдән ничек котылырга мөмкин булуын, табигатьнең матурлыгына хозурланып кына калмыйча, аны саклый белергә кирәклеген дә аңладылар. Палаткалы лагерь балаларның экологик белемен тагын да камилләштерергә ярдәм итте, табигать белән кызыксынуларын арттырды.

Лагерьга йөрүче һәр бала мондый ялдан бик канәгать булып калды. Балаларга ял итү һәм экологик белемнәрен тирәнәйтү өчен барлык уңайлыклар да тудырып, тәрбияви дәресләр биреп, тәмле итеп ашатуны оештыручы мәктәп һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләренә әти-әниләр зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2014