Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Студент егет туган авылы Иске Чокалы урта мәктәбендә акция уздырды

Иске Чокалы урта белем бирү мәктәбендә республиканың "Кадрлар резервы" кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Әлеге бөек елларга баш иик" дип исемләнгән социаль акция узды.

Чараны КФУның ВМ һәм ИТ институтының (элеккеге ВМК факультеты) 3 курс студенты Марсель Гафаров оештырды. Акция кысаларында балалар сугыш елларындагы вакыйгалар һәм команда белән эш итәргә өйрәнделәр.

Акция алты этаптан торды. Беренче этапта командалар үзләренең исемнәре, девизы, эмблемасы белән таныштырдылар. Икенче этап исә "Сүзне тап" уены белән дәвам итте. Әлеге этапта алар кроссворд чиштеләр. Кроссворд чишелгәч анда патриотизм сүзе төзелергә тиеш иде. Командалар кроссворд чишкән арада залда утыручылар да тик тормадылар, Марсель укучы балалар белән уеннар уйнады. Өченче этапта капитаннар конкурсы иде.

Әлеге этап "Беләсеңме син?" дип аталды. Өченче этап ике өлештән торды. Аның беренче өлеше 1941-45 еллардагы карта белән бәйле иде. Капитаннар картада "Тормыш юлын", "Герой-шәһәрләр"не табып күрсәттеләр. Икенче өлештә сорауларга җаваплар бирделәр. Дүртенче өлештә командалар алдан бирелгән өй эшләре буенча ярыштылар.

Әйтергә кирәк, командаларның һәркайсы презентацияләр ясап килгән иде, бик күп кызыклы фактлар турында да сөйләделәр алар. Бишенче этап "Сугыш чоры җырлары" дип аталды. Бу этапта командалар сугыш елларындагы җырларның исемнәрен яисә авторларын әйтергә тиеш иделәр. Соңгы алтынчы этап "Җиңү маршаллары" дип аталды. Этап кысаларында интерактив тактада өч: Сталин, Жуков, Рокоссовский портретлары сурәтләнгән иде. Бирем үз эченә "Бу портретта нинди маршал яисә генераллисимус сурәтләнгән" дигән сорауны үз эченш алган иде. Сорауга ике команда да дөрес җавап бирде.

Чара тәмамланыр алдыннан Марсель залдагы балалар белән "Ипподром" уенын уйнарга да өлгерде. Дәрес-уен шундый оста һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде ки, командалар ярышының нәтиҗәсен ясар вакыт та килеп җиткәнен сизми дә калдык.

Ярыш нәтиҗәләре буенча "Патриотизм" командасы җиңүче дип табылды (25кә 26 исәбе белән отты ул). Һәр командага да Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бу хакта http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/41986-student-eget-avyil-m сайтында да укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция мәктәпләр тормышыннан студент