Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Спитрлы эчемлекләр сатканы өчен 300 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартылды

Кече Убида яшәүче 55 яшьлек Ольга Сердцеваны өеннән спитрлы эчемлекләр сатканы өчен үткән елда да Татарстан Республикасының "Составында этил спирты булган өйдә эшләнгән продукция сатканы өчен административ хокук бозулар турындагы" Кодексның 2.8 маддәсе буенча җаваплылыкка тартып өч мең сум штраф түләтәләр. Күрәсең, ул моннан үзенә тиешле нәтиҗә ясамый һәм янә...

Ольга Чувашия Республикасының Шомыршы районына караган Канаш поселогында туып үскән. Хәзерге вакытта Кече Уби авылында яши һәм урта мәктәптә җыештыручы булып эшли. Берүк вакытта өйдә самогон әзерләү белән дә мавыга. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үткәргән махсус рейд вакытында аның өендә сату өчен әзерләнгән самогон булуы ачыклана. Сыекчаның составында кеше сәламәтлеге өчен зыянлы, ягъни агулы матдәләр булуын да әйтергә кирәк. Суд утырышында Ольга Сердцева үзенең гаебен тулысынча таныды һәм каты җәза бирмәүләрен үтенде. Закон катгый, аның белән шаярырга ярамый. Ольга Сердцеваның да кыңгыр эшенә район суды РФ Җинаятьләр кодексының 238 мәддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча бәя бирде һәм җинаять - башкарма инспекциясе белән ризалашып җирле үзидарә органы билгеләгән урында 300 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев