Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Спартакиадада Чүпрәле командасы уңышлы чыгыш ясады

25-27 ноябрь көннәрендә Казанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең икенче Спартакиадасы үтте. Анда безнең район данын җиде спортчыдан торган команда яклады.

Спартакиада программасына спортның җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, голбол, бочче һәм мини- футбол буенча төрләре кертелгән иде. Ике көнгә сузылган ярышлар бик киеренке барды. 22 районнан килгән 400 ләп спортчының һәркайсы үзенең үҗәтлеген һәм осталыгын күрсәтергә тырышты. Әйтергә кирәк, ярышта катнашучылар арасында үз төрләре буенча Россия чемпионнары да бар иде. Шуңа да карамастан, 200 метрлы араны коляскада иң тиз вакыт аралыгында үтеп Петр Мускатинов (Зур Аксу) һәм Айназ Җәлалов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Раил Фәтхуллов (Зур Чынлы урта мәктәбе) һәм Марсель Бакиров (район үэәге) беренче урыннарны яуладылар, ә Рамил Травкин( Иске Шәйморза), Дмитрий Никитин (Чуваш бизнәсе) һәм Әлфинә Җәлалова (Яңа Кәкерле) икенче булдылар. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасының Спорт һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Кубоклар һәм Дипломнар тапшырды. Анан соң спортчылар шәһәр буйлап экскурсиягә чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең икенче Спартакиадасы