“Сөйкемле Шүрәле” конкурсының республика этабы җиңүчеләре билгеле
Китап укучы балалар арасында "Сөйкемле Шүрәле" ("Обаятельный Шурале") Халыкара иҗади эшләр конкурсының район этабында җиңү яулаган 22 эш Казан шәһәрендә үткән Халыкара конкурска тәкъдим ителгән иде. Шушы көннәрдә Казанда әлеге конкурска нәтиҗә ясалды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең районнан өч китап укучы: Оксана Абязованың "Г.Тукай "Шүрәле" (Алешкин-Саплык авылы китапханәсе, 13 яшь), Адилә Мөхәммәтҗанованың "Г.Тукай "Карлыгач" (Зур Чынлы авылы китапханәсе, 14 яшь) һәм Дилә Закированың "Габдулла Тукай" (Яңа Кәкерла авылы китапханәсе, 10 яшь) эшләре "Нәфис чигелеш" номинациясендә җиңү яуладылар һәм алдагы турга үттеләр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев