Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Санитар икеайлыкта Чүпрәледә җиде санкцияләнмәгән чүп-чар урыны ачыкланган

Республикада апрель аенда игълан ителгән санитар икеайлык тәмамланды. Аны үткәрүнең максаты булып, Татарстандагы район, шәһәр территорияләрен санитар чистарту, экологик кагыйдә таләпләре нигезендә тәртипкә китерү тора.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Иделаръягы территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан әлеге икеайлык барышында Чүпрәле районы буенча җиде санкцияләнмәгән чүп-чар урыны булуы ачыкланган, шуның алтысы юкка чыгарылган. Әлеге фактлар буенча дүрт административ материал төзелгән.

Икеайлык тәмаланды, дип чүп-чарны тиешсез урыннарда ташламыйк, җәмәгать. Табигать - уртак йортыбыз. Аны яратырга һәм аңа карата мәрхәмәтле булырга тиешбез. Чисталык -үзебез, шунда яшәүчеләр өчен бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар икеайлык санкцияләнмәгән чүпчар урыны