Сәләтле укытучылар һәм балалар
ТР Мәгарифтәге казанышлары өчен 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әхмәт кызы Җәлалова Күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Республикакүләм татар әдәбияты буенча үткән олимпиадада 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 "б" сыйныф укучысы Алсу Айзятова 1 урынны яулап Диплом белән бүләкләнде, җиңүчене олимпиадага әзерләгән...
ТР Мәгарифтәге казанышлары өчен 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әхмәт кызы Җәлалова Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Республикакүләм татар әдәбияты буенча үткән олимпиадада 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 "б" сыйныф укучысы Алсу Айзятова 1 урынны яулап Диплом белән бүләкләнде, җиңүчене олимпиадага әзерләгән татар теле һәм әәдәбияты укытучысы Энҗе Җәлалова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасына ия булды (рәсемдә).
****
Бөтенроссия хокук фәне буенча олимпиадасының региональ этабында катнашып, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 "а" сыйныф укучысы Айгөл Яруллина призер исеменә лаек булды һәм Диплом, призёрны олимпиадага әзерләгән хокук һәм җәмгыять белеме укытучысы Валентина Кузнецова исә Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев