Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Сәламәт булсаң–бик әйбәт

Район үзәк китапханәсе шушы исем астында плакатлар конкурсы үткәрә.

Конкурста 14-25 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Сәламәт яшәүне пропагандалауны үз эченә алган иҗади эшләр барлык төрләрне: гуаш, акварель, карандаш, коллаж, компьютер графикасы, пастель тоннарын үз эченә алырга мөмкин. Бары тик плакатлар А3 форматында булырга һәм лозунг-слоган белән көчлеләндерелергә тиеш. Иҗади эшнең икенче ягында авторның тулы исем-фамилиясе, әтисенең исеме күрсәтелә.

Конкурста җиңүчеләрне сайлап алу, иҗади эшләрнең куелган тематикага тулысынча туры килүеннән, аны ачып бирә алуыннан, яңа технологияләр кулланып эшләнүеннән, сәнгати яктан кыскача күрсәтеп бирә белү осталыгыннан чыгып, башкарылачак.

Реклама

Конкурс 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Эшләрне Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан үзәк китапханәгә тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс