Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Рульдәге ялгышлык үлемгә китерә

37 яшьлек Валерий Спиридонов КИА РИО маркалы автомашинаны идарә иткәндә юлда хәрәкәт итү Кагыйдәләренең 9.10 һәм 10.1 пункты таләпләрен үтәми һәм һәлакәт китереп чыгара, нәтиҗәдә урта яшьләрдәге Л. Хисамов якты дөнья белән саубуллаша.

Бу хәл агымдагы елның май ае башларында, кичке якта була. "Цивильск- Ульяновск" автотрассасының 126 нчы километрында (Яңа Кәкерле авылының көнчыгыш ягында) Валерий Спиридонов үзенең "КИА РИО" маркалы автомашинасы белән сәгатенә 110 километр тизлектә хәрәкәт итә һәм алдан, уң як полосаның читеннән баручы прицеплы "Ока" мотоблогын бәрдерә. Әлеге транспортны идарә итүче Л. Хисамов берничә сәгатьтән соң алынган авыр җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан бирә. Әлбәттә, В. Спиридонов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлап алдан баручы мотоблок белән ике арада тиешле дистанция тоткан булса мондый фаҗига булмаска да мөмкин иде. Суд утырышында В. Спиридонов үзенең гаебен тулысынча таный, мондый үтә дә фаҗигале хәлнең килеп чыгуына үкенә һәм үзен артык каты җәзага тартмауларын сорый, мөмкин кадәр хәлдән килгәнчә зарар күрүчеләргә зыянны түләргә ризалык бирә. Район суды Валерий Спиридоновны РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсендәге 3 нче бүлекчә буенча гаепле дип тапты һәм өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгарды. Шул ук вакытта ул бер елга автотранспорт чарасын идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителде. Җәза биргәндә суд гаепләнүче В. Спиридонов кылган җинаятьнең характерын һәм җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булу- булмавын да исәпкә алды. В. Спиридоновка элек суд тарафыннан җәза бирелмәгән, административ җаваплылыкка тартылмаган, яшәү урыныннан уңай характеристикасы, даими яшәү урыны һәм тәрбиясендә сабый баласы бар. Шуларны барлаганнан соң, суд билгеләнгән төп җәзаны РФ Җинаятьләр кодексының 73 нче маддәсе буенча 3 елга шартлы сынау срогына алмаштырды (материал район судының матбугат хезмәте белән әзерләнде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл һәлакәтләре