Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Россиядә яшәү минимумы 5,1 процентка артты

Бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуына бәйле рәвештә, 2013 нче елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 нче елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзаланган карар нигезендә 2014 нче елның I кварталы өчен РФ буенча яшәү минимумы, тулаем алганда, 7688 сум күләмендә билгеләнгән, эшләүче халык өчен-8283 сум, пенсионерлар өчен-6308 сум, балалар өчен-7452 сум.

Билгеләп үтик, пенсионерның яшәү минимумы күләме нигезендә, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен, аерым тәртип каралган. "Федераль бюджетта, 2014 нче елга пенсиягә федераль социаль түләү суммасын билгеләү өчен, РФдә пенсионерның яшәү минимумы күләме 6354 сум күләмендә билгеләнгән",- диелә документта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәү минимумы