Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Россия чемпионатында чүпрәлеле Нияз Хафизов өченче урын яулады

Үткән атнаның шимбә- якшәмбе көннәрендә, автотранспорт хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Ульяновск шәһәренең Арча калкулыгы трассасында автокросс буенча Россия чемпионатының бишенче, йомгаклау этабы узды.

Искәртеп үтәбез, Ульяновск трассасындагы мондый ярышлар 42 нче мәртәбә үткәрелде. Аның оештыручысы да, спонсоры да- "УАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте. Ярышларның башлангыч чоры 1972 елга барып тоташа. Нәкъ шушы елда Ульяновск автозаводы конвейреннан яңа модель "УАЗ- 469" чыга. Беренче ярышлар союздаш дәүләтләр оешуның 50 еллыгына багышлана. Шуңа да аны "СССР халкының дуслыгы" исеме белән атыйлар. - Ярышлар үткәрү өчен Арча калкулыгын сайлап алу тикмәгә түгел. Трассада спортчының да, автомобильнең дә куәтен сынау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең район трассасыннан аермалы буларак анда калкулыклар аша да үтәргә туры килде. Беренче генә катнашучы узышчыларга кыенрак булды, билгеле. Ярышны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Рязаньнан, Санкт- Петербургтан һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән 17 пилот үзләренең "УАЗ" маркалы автомобильләрендә башлап җибәрде. Барлык этап нәтиҗәләре буенча Мәскәү узышчысы Петр Дрофичев лаеклы беренче урынны яулады. Өч заезда да ул иң яхшы вакыт күрсәтте. Зур приз- өр- яңа "УАЗ- Хантер" машинасы да аңа тапшырылды. Аннан соң без, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән автоузышчылар, багги классындагы спорт машиналарында стартка чыктык. Ярыш шартлары буенча 700 метрлы боҗраны дүрт мәртәбә әйләнергә туры килде. Ике заездны уңышлы үтүчеләр, финалга- өченче заезд стартына бастык. Өченче урын яулавыма бик борчылмыйм, чөнки шундый танылган спорт осталары арасында призлы урынга лаек булуымны зур җиңүгә тиңлим,- дип сөйли районыбызның "Чүпрәле- коммуналь челтәрләре" җәмгыяте спортчысы Нияз Хафизов. Ульяновск, Чувашия ярышларында даими катнашып дүрт мәртәбә призер исемен яулаган һәм автомобиль спортын яратучыларга танылып килүче якташыбызны спорт остасы, җырчы Салават Фәтхетдинов шәхсән үзе тәбрикли. Ярышларны карарга дип ул Казаннан махсус килгән була. - Районыбыз данын лаеклы яклаучы спортчыбыз белән горурланабыз. Эштә ул үрнәк хезмәткәр, гаиләдә үрнәк әти. Спортта да ирешәчәк үрләре әле алда дип уйлыйм. Аның кебек нык характерлы егетләр генә лидерлыкка омтыла бит,- ди җәмгыять җитәкчесе Рамил Хисамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Чемпионаты