Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кар кайчан ява?

Соңгы елларда һава торышын аңлап булмый. Җәе-яңгырсыз, кышы-карсыз, дигәндәй... Кайдадыр су баса, гомер кар күрмәгән җирләрдә, соңгы елларда бигрәк тә Америкада, ишеп-ишеп кар-буран ява...

Менә быел да декабрьнең 15е җитеп барса да, кар юк. Октябрьдә исә, сентябрь аенда гына күреп була торган кояшлы көннәргә кинәндек. Җир кешесе, авыл халкы өчен бу бер борчу, әлбәттә. Уҗымнар, җиләк-җимеш куаклары ничек кышлар?

Район синоптиклары фаразына караганда, якын көннәрдә явым-төшем яңгырлы кар төрендә булачак. Һава температурасы 0°, -5° градус тирәсендә тирбәлер, диләр. Юлларда-бозлавык, җил көньяк-көнбатыштан булачак.

Әлбәттә, карсыз һава торышы уҗымнарга зыян китерергә мөмкин. Безнең районда барлыгы 12,6 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Илгиз Азизов әйтүенчә, берничә көн рәттән 20 градуска кадәр салкын булса, уҗымнар зыян күрергә мөмкин. Кар капламаса, әлбәттә. Бер сантиметр калынлык кар туфракка 2 градус җылылык бирә, ди. Ә хәзерге вакытта кырларда кар катламы 1-2 см.дан артмый.

-Кар бик кирәк,-ди Илгиз Азизов. -Көзен дым булмау көзге бодай өчен дә кулай килмәде. Шулай да үсемлекләрдәге шикәр микъдарының күп булуы культураларның суыкка чыдамлыгын арттыра, монда технологияләрне төгәл үтәп чәчү, сортларның дәрәҗәсе дә роль уйный,-ди ул.

-Элек ноябрь бәйрәмнәренә кар төшеп, каз өмәләре уздыра идек. Кышын кар көртләре өй биеклек иде, өелгән кар тавыннан балалар рәхәтләнеп шуа иде.

Табигать әллә нишләде шул. Кар яуса да, яңа елдан соң гына ява. Анысы ярар, карсыз да яшәрбез, илләр тыныч булсын,-ди Рушания ханым Хәнҗәрова да.

Шулай да табигать алай ук мәрхәмәтсез булмас әле. Ходай Тәгаләнең кодрәте киң, бер көндә бер айлык кар да явып китәргә мөмкин. Сынамышлар буенча 14 декабрьдә кар яуса, кыш та карлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кар яумый