Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Республика юлларында хәрәкәт чикләнә

Татарстанда 15 апрельдән 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чик кертеләчәк.

Ел саен язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү, юл челтәрен саклау өчен, мәҗбүри һәм кирәкле чара булып санала. Шуңа да оешмаларга машиналарга артык күп йөк төямәскә һәм бу максатларда күп күчәрле транспорт чараларын кулланырга киңәш ителә. Кирәкле товарларны алдан, 15 нче апрельгә кадәр, ташырга кирәк.

Язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 т., ике күчәрлегә 5 т., өч күчәрлегә 4 т.га кадәр йөк ташырга рөхсәт ителә. Автомобиль юлларында вакытлыча юл билгеләре урнаштырылачак.

Бу турыда тулырак ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында "Хәрәкәтне чикләү" («Ограничение движения») бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда хәрәкәт чикләнә