Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Район крайны өйрәнү музеенда “Чын күңелдән-музейга” хәйрия акциясе уза

Район крайны өйрәнү музеенда 1-30 апрельга кадәр "Чын күңелдән-музейга" дип исемләнгән хәйрия акциясе уза.

Акция кысаларында сугышта катнашкан якташларыбызның шәхси әйберләре, солдат хатлары, саргайган фотолар, районыбызда иҗат итеп яшәүчеләрнең фотолары, кулъязмалары да истәлекле бүләк булыр.

Музейга район тарихына кагылышлы көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, фоторәсемнәр, савыт-саба, кул эшләнмәләре, медальләр, значоклар, иске акчалар һәм башка күп кенә тарихи эчтәлеге булган әйберләр тапшырырга мөмкин. Барлык тапшырылган экспонатлар төрле номинацияләр буенча бәяләнәчәк. Нәтиҗәләр 2015 елның 18 маенда-музей көнендә билгеле булачак.

Үзегез исән чакта тарихи кыйммәте булган әйберләрне музейга тапшырсагыз, аларга икенче яшәү бүләк итәчәксез, хөрмәтле райондашлар!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чын күңелдәнмузейга” хәйрия акциясе