Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Район башлыгы призына Чүпрәледә авто-кросс булды

Ел саен халкыбызның милли бәйрәме- Сабан туй алдыннан район башлыгы призларына уздырыла торган автокроссны чүпрәлеләр көтеп ала. Быел да ярышлар буласы урынга тамашачылар да, җанатарлар да күпләп килгән иде.

Ул көнне кичке якта автодром гөрләп торды. Бер якта сәүдә ноктасы сату итсә, икенче җирдә шашлык кыздырдылар. Район башлыгы Александр Шадриков барлык спортчыларны һәм мәйданга җыелган җанатарларны бүгенге спорт бәйрәме белән котлады. Сабан туй алдыннан халыкка тамаша күрсәтеп, райондашларыбызның ялын тагын да күңеллерәк оештыруны максат итеп куйган автоузышчыларга уңышлар һәм җиңү теләде. Быел безнең җирлектә мондый автокросс өченче мәртәбә үткәрелә. Елдагыча районыбыз данын 77 номерлы багги белән- Нияз Хафизов һәм 4 номерлы спорт машинасында мондый трассага беренче генә адымнарын ясаучы талантлы яшь спорчыбыз Станислав Горбунов яклады. Спортчылар өч заездда, 450 метрлы дистанцияне бишәр мәртәбә узарга тиешләр иде. Кызганычка каршы, беренче заезда ук ике багги трассадан төшеп калды һәм финишка җитә алмады. Икенче заезд исә өч спортчы өчен уңышсыз тәмамланды.

Шулай итеп, сигез автоузышчының өчесе призлы урыннарга дәгъва кылды. Россия Федерациясенең спорт остасы, берничә мәртәбә Ульяновск өлкәсендә чемпион булган Сергей Аничкин- беренче, аның энекәше, талантлы автоузышчы Владимир Аничкин- икенче һәм якташыбыз Нияз Хафизов өченче урынны яулады. Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсенең Инза шәһәрендә узган автокросста да Нияз өченче булган иде. Тәҗрибәле спортчылар арасында "өченче урын" начар түгел әлбәттә. Әмма аның сүзләренә караганда, югарырак урынны буйсындыру төп максат булып кала бирә. Ярышлардан соң район башлыгы Александр Валерьевич җиңүчеләргә кубоклар, Дипломнар һәм призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автокросс