Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Районда янә янгын

-Районда аномаль күренешләр һәр биш ел саен кабатлана, -диде район башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, янгыннар буенча хәлне анализлап.

-Агымдагы елның үткән айларында гына инде 8 янгын, 3 үлем очрагы теркәлгән. Мондый хәл 2007 елда күзәтелгән. Ләкин анда бәхеткә үлемнәр булмаган. Ә бу очракны аномаль дип әйтүдән башка чара юк. Үткән җомгада тагын янгын, Шланга авылында йорт корылмалары тулысынча яна. Авыл халкы тырышлыгы белән өйне саклап кала алалар, анысы. Ә бит бу урамда кар ятканда, җил юк, эсселек юк... Чыгыгыз һәрбер йортка, ялгызлар, картлар янына, җитешсезлекләрен күрдегез икән, кисәтегез. Энергетиклар белән бердәм эшләгез. Янгын күзәтчелегенең эше штраф салулар белән генә чикләнмәскә тиеш, -диде Шәүкәт Алиуллов чираттагы киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын