Пиротехник әйберләрне шартлату өчен Чүпрәледә махсус урын булачак
Яңа ел бәйрәмнәре аллы-гөлле шартлаткычларсыз, бер кабынып, бер сүнеп торучы гирляндаларсыз бер дә матур булмас иде. Әмма әлеге матурлык куркыныч та тудыруын онытмыйк.
Бәйрәмнәрдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгыннар булдырмау максатыннан Чүпрәледә пиротехник әйберләрне куллану өчен махсус урын булдырылды. Бу Дачный поселогында яңа төзелеп килүче 2 номерлы балалар бакчасыннан 30 метр көньяктарак урында. Әлеге уңайдан район Башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә мондый урыннарны булдыру авыл җирлекләре башлыкларына да йөкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев