Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Петр Егоровның туган көненә хезмәттәшләре, дуслары килде

Районыбызда яшәүчеләрнең күп өлешен бүген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Аларның күбесе һөнәри һәм иҗади осталыкка ия булган, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган пенсионерлар сафына керәләр һәм бәхетле картлык кичерәләр.

Шундыйларның берсе-Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Петр Егоров. Петр Егорович бар гомерен район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер вазифасында үткәрә. Әлеге хезмәткә ул дүрт дистәдән артык гомерен багышлый. Үзенең сөйләве буенча, бухгалтерлык курсларына укырга армиядән кайтып кергән хәрби киемнәреннән керешә.

Гомер, хезмәт еллары бер-бер артлы үтә. Шушы көннәрдә Петр Егоров үзенең 80 еллыгын каршы алды. Инде лаеклы ялга чыгуына да 20 еллап вакыт узган булса да, аны бүген дә хезмәттәшләре, дуслары онытмый. Бергә эшләгән елларны искә алып, үзеннән соң, аның күрсәтмәләре белән эшкә керешкән яшь буын рәхмәтләрен белдерә аңа.

80 еллыгын каршы алган туган көнендә дә Петр Егоровичны котларга район кулланучылар җәмгыятеннән, район пенсионерлар берлегеннән, ветераннар советыннан вәкилләр килде. Елена ханым белән тигез гомер кичереп, исәнлек теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар алар юбилярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар