Пенсия фондының күчмә пунктлары чүпрәлеләрне кабул итә
Пенсия фондының клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиле Чүпрәле районы авылларында булып, пенсия фондына кагылышлы сораулар буенча кабул итүләр үткәрә.
Кабул итүләр: 14 июльдә-Каракитә авылынның мәдәният йорты каршында, иртәнге 10.00 сәгатьтә; Иске Чокалы авылындагы мәктәп бинасы янында 11 сәгать 30 минутта, Яңа Элмәле мәктәбе бинасы янында 13 сәгатьтә булачак. 20 июльдә-Кече Чынлы авылында, мәдәният йорты каршында, 10.00 сәгатьтә; Уби авылында, мәдәният йорты каршында, 11.00 сәгатьтә; Алешкин-Саплык авылында, мәктәп бинасы каршында, 13.00 сәгатьтә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев