Пенсия Фондының күчмә (мобиль) клиентлар кабул итү хезмәте иртәгә Чүпрәледә эшләячәк
Клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиль шушы көннәрдә Чүпрәле районы авылларына килеп пенсия фондына кагылышлы сораулары булган гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүләр иртәгә 20 январь көнне Кече Чынлы авылында иртәнге 10 сәгатьтә, Уби авылы жирлеге бинасы янында 11 сәгатьтә, Зур Аксу авылы мәдәният йорты каршында 13 сәгатьтә, Иске Шәйморза авылы җирлеге бинасы каршында 14 сәгать 30 минутта үтәчәк. Әлеге кабул итү пунктына шушы авыл җирлекләрендә яшәгән барлык гражданнар да үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев