Пенсия фондына Чүпрәле эшмәкәрләренең 4 миллионнан артык сум бурычы бар
Татарстандагы Пенсия фонды 18 майдан 17 июньгә кадәр шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын кайтару буенча айлык игълан итә.
Бүгенге көндә Татарстан буенча 57 эшмәкәрнең иминият взнослары буенча Пенсия фондына 1,9 млрд сум бурычы җыелган. Айлык барышында суд приставлары белән бергәләп сәүдә үзәкләренә, сату нокталарына рейдлар ясалачак. Бурычлары булучыларны Россия чигеннән чыгармау эше катгыйланачак.
-Бүгенге көндә Чүпрәледә иминият взнослары буенча әҗәтләре булган 140 эшкуар исәпләнә. Бурычларының гомуми күләме 4 миллионнан артык сумны тәшкил итә. Айлык дәвамында әҗәтләрне кайтару буенча күп төрле чаралар күреләчәк,-ди Пенсия фондының райондагы бүлек җитәкчесе Ильмир Измайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев