Пенсия фондының Чүпрәледәге бүлеге мошенникларның барлыкка килүе хакында хәбәр итә
Пенсия фондының Чүпрәледәге бүлеге өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәт күрсәтү буенча мошенникларның барлыкка килүе хакында хәбәр итә.
Алар пенсия бүлеге хезмәткәрләре исеменнән өйләргә кереп, теге яки бу мәсьәлә буенча үз хезмәтләрен, яисә продукцияләрен тәкъдим итәргә мөмкиннәр һәм, әлбәттә, бушлай түгел.
Шуңа да Пенсия Фонды бүлеге әлеге кешеләргә игътибарлы булырга чакыра һәм исегезгә төшерә: пенсия фонды бүлеге тарафыннан барлык хезмәтләр график нигезендә башкарыла; пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре өйләргә йөреп бернинди хезмәт күрсәтмиләр һәм продукция тәкъдим итмиләр; пенсия фонды бүлегенең барлык хезмәтләре дә бушлай башкарыла. Шикле кешеләр булган очракта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Төгәлрәк мәгълүматлар алу өчен Татарстандагы (843)279-27-27-"кайнар линия" телефонына, Чүпрәледәге пенсия фонды бүлегенә-2-31-33 яисә 074 телефон номерлары белән, яки www.pfrrt.ru, www.pfrf.ru сайтына кереп белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев