Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Пенсионерлар Чүпрәле крайны өйрәнү музеенда очраштылар

Районыбызда хөрмәткә лаек булган, бар гомерләрен хезмәткә багышлаган, тормышның төрле авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребез, ветеран-пенсионерларыбыз бүген дә район тормышында актив катнашалар.

Хөрмәтле ветераннарыбыз яшьләрдән калышмыйча, замана белән бергә атларга тырышалар. Шушы көннәрдә район туган якны өйрәнү музеенда үткән актив ветеран-пенсионерларның очрашуы да моның шулай булуына бер дәлил. Ветераннарыбыз белән очрашуга район пенсия бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге комитеты җитәкчесе Руслан Вилданов та килгән иделәр.

-Коллегаларым, иң беренче, безнең атналык эш планыбыз белән таныштырып үтәсем килә. Дүшәмбе көнне без район музеенда очрашып, туган як тарихын өйрәнү буенча лекцияләр тыңлаячакбыз, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә спортзалда, чәршәмбе көннәрендә "Акчарлак" бассейнында шөгыльләнәчәкбез,- диде район пенсионерлар союзы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов очрашуны ачып.

-Район тормышында актив катнашырга тырышасыз, хәтта яшьләр дә көнләшерлек, без, яшьләргә сездән үрнәк алырлык, сезгә карап куанам, рәхмәт сезгә,-диде Руслан Вилданов ветераннарга мөрәҗәгать итеп һәм спорт залларының, "Акчарлак" бассейнының өлкәннәр өчен һәрчак ачык булуын ассызыклады.

Район пенсия бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов ветераннарны 2015 елда пенсия өлкәсендә булган яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды. Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасына керү мөмкинлегенең 31 декабрьга кадәр озайтылуын ассызыклап, әлеге программага кемнәр керә алуын һәм моның өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты, пенсиянең тупланма өлешен ничек алырга мөмкин булуы турында сөйләде. Пенсия законнарына кертелүче куанычлы яңалыкның берсе- ул 30 ел буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм бүгенге көндә дә авылда яшәүче пенсионерларның пенсияләре артачагыдыр ул, мөгаен. Чөнки әлеге катлам пенсионерлар бүгенге көндә иң түбән пенсия алып киләләр дисәм дә ялгышмамдыр.

Аннан соң пенсионерлар союзы бүлекчәсе начальнигы урынбасары Иршат Закиров ветераннар алдында "Туган як тарихын өйрәнү" темасы буенча беренче лекциясен укыды. Әйтергә кирәк, лекция эчтәлекле иде, аның музейдагы экспонатлар белән дәлилләнеп барылуы да күп нәрсәләргә ачыклык кертергә ярдәм итте.

-Күптән кирәк иде безгә мондый чаралар оештыру. Биредә алган тарихи белемнәребезне без оныкларыбызга җиткерә алабыз. Аннан соң телен, тарихын белмәгән милләтнең киләчәге булмавын, мондый милләтнең киләчәктә телен, тарихын белгән милләтнең колы булачагын да онытмасак иде,-диде Азат Кәримов.

Район тормышында һәрвакытта алдынгы сафларда булган, барлык чараларда да актив катнашкан әлеге буын вәкилләренең менә шулай, яңа идеяләр белән яшәүләре бер дә гаҗәпләнерлек түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар очрашты крайны өйрәнү музее