Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәлеләргә пенсияне арттыру мөмкинлеге бирелә

Пенсия фонды өстәмә дәүләт финанславы программасында катнашучыларга 2014 елның ахырына кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә взнослар кертеп калырга чакыра. Дәүләт тарафыннан өстәмә финанслауның иң зур күләме 12000 сумны тәшкил итә. Әлеге сумма ике тапкыр арттырып түләнәчәк.

-Программада катнашып, взнослар кертү отышлы. Картлык буенча хезмәт пенсиясе хокукы барлыкка килгәннән соң, дәүләт әлеге акчаларны икеләтә кайтарып бирәчәк,-ди пенсия фондының Чүпрәледәге бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов.

Программа кысаларында взносларны бердән түләп, яисә ел дәвамында www.uslugi.tatarstan.ru дәүләт порталы, инфоматларда "Электрон Татарстан" аша, шулай ук, пенсия фондының җирле бүлегенә килеп, өлешләп тә кертергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматлар буенча, пенсия фондының Чүпрәле бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә дәүләт финанславы