Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Өстәмә финанслау (софинансирование) программасында 814 чүпрәлеле катнаша

Пенсиянең тупланма өлешен өстәмә финанслау (софинансирование) программасы 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

Исегезгә төшерәбез, 2009 елдан башлап пенсиянең тупланма өлешен өстәмә финанслау (софинансирование) программасы гамәлгә кергән иде. Анда катнашырга теләгән һәр кеше пенсия счетының тупланма өлешенә ай саен 2 мең сум акча күчереп барса, дәүләт тарафыннан ул икеләтә арттырылды.

2013 елның 1 октябрендә тәмамланырга тиешле әлеге программаны 2014 ел ахырына кадәр озайтырга булганнар. Шулай итеп, программага керергә теләүчеләр, бүгеннән гариза яза ала. Аны яшәү урыны буенча Россия Пенсия фонды органына, яки Россия Пенсия фонды имзаларны үзара раслау турында килешү төзегән эш бирүчегә яки оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Электрон төрдә гариза бирер өчен "Личный кабинет" бүлегендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Интернет-порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлергә кирәк.

-Бүген өстәмә финанслау (софинансирование) программасында республиканың 580 мең кешесе катнаша. Программа барышында татарстанлылар тарафыннан 1,35 млрд. сум акча күчерелгән,-дип белдерә республика буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов.

Әлеге программада катнашучы чүпрәлеләрнең саны исә-814 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өстәмә финанслау (софинансирование) программасы