Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Орлык алыйм дисәң...

Яз җитү белән аның үз мәшәкатьләре дә башлана. Хәзерге вакытта барлык сәүдә нокталарында җиләк-җимеш һәм чәчәк культуралары орлыкларының киң ассортименты тәкъдим ителә. Орлыкларның сыйфатлысын сайлауда ничек ялгышмаска соң? Әлеге уңайдан ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы Әхтәм Сәлахов киңәшләрен бирә.

-Сәүдә нокталарында сату өчен дәүләт реестрына кертелгән һәм чәчү, орлыклык сыйфатларын раслаучы документлар булган очракта гына орлыкларны реализацияләү рөхсәт ителә. Шуңа да сыйфатлы товар алырга уйлаганда, иң беренче эш итеп, югарыда әйтелгәннәргә игътибар итәргә кирәк булачак.

Орлык турындагы бар мәгълүматлар аның документында язылган була. Әмма сатучыдан бар кеше дә документларны сорап алуга батырчылык итми һәм үз-үзен алдарга юл куя. Аерым төргәкләргә төргән орлыкларның тышында орлык ясаучы оешманың адресы, телефоннары, культураның исеме, сортының сыйфаты, төргәкнең масса күләме язылган була, җитештерүченең яки сатучының товар билгесе куела.

Әгәр дә теге яки бу орлыкларны сатып алганда шикле әйберләргә тап булсагыз, "Россельхознадзор"ның ТРдагы идарәсенә 8(843) 277-68-29 номеры белән шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар