Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Өлкәннәребез имтихан тотты

5 апрель көнне, Казанда компьютер нигезләрен өйрәнүче пенсионерлар арасында икенче мәртәбә республика конкурсы үткәрелде. Рәшит Фәтхуллов Былтыр анда Фәния Җәббарова белән Венера Алимова районыбыз данын якласа, быелгысында Алешкин-Саплык авылыннан Нина Васильева һәм Иске Шәйморзадан Равия Гобәйдуллина катнашты.

-Конкурс үткән елдагы кебек үк ике этапта үткәрелде. Анда 2012 елның декабрендә башланган уку курсларында катнашып, компьютерны өйрәнүче пенсионерлар көч сынашты. Өч ай дәвамында алган белемнәрен һәркем исбатларга тырышты һәм республика конкурсы хөкемдарлары алдында имтихан тотты. Конкурс "Компьютер Land "Өченче яшьлек" акциясе кысаларында үтте,-ди Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов.

Әйе, былтыр шундый курсларда йөздән артык өлкән кеше укыды. Быел Иске Шәйморза, Алешкин-Саплык һәм Яңа Элмәле авылларындагы урта мәктәпләрдә оештырылган укуларда иллегә якын пенсионер компьютер серен өйрәнгән.

-Компьютер-заман техникасы инде ул. Киләчәктә аны белмәүчеләргә бик кыен булачак. Чөнки мәгълүмат технологияләре үсеш ала барган чорда компьютер техникасына ихтыяҗ да арта бара. Безнең хакта кайгыртучанлык күреп, шундый файдалы дәресләр оештырганнары өчен хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә ихлас рәхмәт,-диләр Нина Васильева белән Равия Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр тормышы