Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Өйрәнүләргә–“яхшы” билгесе

Районда Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җаваплы вәкилләре катнашында гражданнар оборонасы службаларының өйрәнүләре үткәрелде.

Анда гражданнар оборонасы службалары җитәкчеләре, аерым алганда, элемтә, инженер, медицина, коммуналь-техник, юл төзү, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, транспорт, янгынга каршы, сәүдә һәм туклану хезмәтләрен җитәкләүчеләр, барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Гадәттән тыш хәлләр була калган очракта, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән эвакуацияләнгән халыкны кабул итүне оештыру өйрәнүнең төп максаты итеп куелды. Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы вәкилләре Н.Уразаев, А.Алексеев һәм Р.Вагапов һәм кабул итү-эвакуацияләү буенча район комиссиясе җитәкчесе А.Җәлалов өйрәнүләрнең югары дәрәҗәдә зур активлык белән үтүен билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гражданнар оборонасы