Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Машинаны исерек хәлдә идарә иткән өчен өч елга кадәр правадан мәхрүм итү каралачак

Россиядә юлларында кагыйдә бозучы машина йөртүчеләргә карата җәзаны тагын да катгыйрак итмәкчеләр.

Монда сүз каршы яктан хәрәкәт итүче автотранспорт юлына чыгу яисә автомобильне исерек килеш идарә итүчеләр турында бара. РФ административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы Дәүләт Думасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары инициатива белән чыккан. Әлеге тәкъдим кабул ителә калса, каршы як полосага яисә трамвайга каршы хәрәкәт иткән өчен хәзерге биш мең урынына ун мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Правадан колак кагу срогы да хәзерге 4- 6 айдан 1 елга кадәр озайтылырга мөмкин.Машинаны исерек хәлдә идарә иткән өчен ике ел урынына өч елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралачак. Моннан тыш, полиция хезмәткәренең машинаны тутату буенча законлы таләбен үтәмәгән өчен хәзерге 500 сум урынына 1 мең сум түләү карала. Шул ук кагыйдәне кабат бозган өчен 1 елга праваны алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: права