Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Түбән Чәке урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме узды

Табигать уяну белән бергә өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә.Нәүрүз - Яңа көн, язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Безнең ата- бабаларыбыз да Нәүрүзне билгеләп үткәннәр.

Ул чорда Нәүрүз әйтеп йөрү гадәте булган. Укучы балалар Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет теләп йөргәннәр.Шәкертләрнең болай йөрүе, үзенә күрә бер күңел ачу, салкын кышлар бетеп,яз килүгә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү булган.Йорттан- йортка кереп, Нәүрүз әйткән өчен аларга йорт хуҗасы күчтәнәчләр биргән.

Без дә, Түбән Чәке урта мәктәбендә, 21 март көнне Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Нәүрүз турында шигырьләр , җырлар җырлап Нәүрүзбикәне каршы алдык. Аның белән бергә төрле уеннар , ярышлар оештырдык. Бу кичә белән балалар күңеленә игелек сыйфатлары иңдердек.Кичәнең ахырында укучыларны коймак белән сыйладык.Коймакны бишенче сыйныф укучысы Ләйлә Алимбикова пешереп килгән иде. Соңгы елларда халкыбызның гореф- гадәтләрен өйрәнүгә игътибар артты. Күптән түгел Туган тел көнен билгеләп үттек.Бу кичәдә "Татар халкының тәмле ашлары" дип исемләнгән бәйге оештырган идек.Бишенче сыйныф укучылары бәйгедә беренче урын яуладылар. Шундый бәйрәмнәребез булуга шатланабыз һәм милләтебез белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 21 мартНәүрүз бәйрәме