Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мунчәлиләр кунакка чакыра

Мунчәли авылында 2008 елдан башлап һәр ел саен Мунчәли авылы көне - Мунчәли укулары бәйрәме үткәрелеп килә.

Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятебезне үстерү, татар авылларын саклап калу үрнәкләрен күрсәтү буларак Мунчәли авылы бәйрәменең дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, масштабы да киңәя бара. Авыл активистлары һәм читтә яшәүче якташлар ярдәме белән Мунчәли авылында зур бәйрәм быел X- тапкыр үткәрелә. Ул агымдагы елның 29 июленә билгеләгән. Әлеге чарага Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Мәскәү һәм Нижгар өлкәләреннән күренекле галимнәре, дин әхелләре, танылган шәхесләр, артистлар һәм күренекле якташлар, зур кунаклар чакырылган. Бәйрәм Мунчәли авыл мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара "Мунчәли- укулары" дини җыен белән иртәнге 9 сәгаттә башланып китәчәк. Республикабызнын танылган имамнарыннан бәйрәм вәгазьләре, дини җырлар, кунаклар дин әһелләре чыгышы өйлә намазы корбан ашлары көннең беренче яртысында булачак.

Бөек татар драматургы, публицист, жәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мунчәли авылының мактаулы гражданы - Туфан Абдулла улы Миннуллинны искә алу чарасы 14 сәгаттә мәктәп каршында үтәчәк. Камал театры артистлары чыгышы Чувашиянең данлыклы Мишәр халык фольклор ансамбле концерты - көн озын бәйрәмгә килгән халыкны җыр моңга күмәчәк. Мунчәлинең 510 еллыгы һәм X- тапкыр узачак Мунчәли авыл бәйрәме унаеннан тантаналы чара, күренекле якташлар һәм кунаклар белән очрашу авыл клубында 15 сәгатьтә булачак. Ә кичен мәйданда Россиянең халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Абулханова, Рәзидә Шәрәфиева, Марсел Вәгыйзов, Азат Абитов, Дилә һәм Булат Нигматуллиннар һәм башкалра катнашында зур бәйрәм концерты көтелә. Грандиоз шоу тамаша тонге 12 дә зур салют белән тәмамланачак. Барлык якташларны, Чүпрәле районы халкын оешторучылар зур бәйрәмгә чын күнелдән чакырып көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев