Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мунчәлиләр бәйрәмгә чакыра

1 августта - Мунчәли авылында кабаттан традицион "Авыл бәйрәме " үтәчәк. Оештыручылар быелгы чараны дини форматта булачак дип хәбәр итәләр. Шуңа да үткәрү көнен изге рамазан аеннан соң җомгага билгеләгәннәр.

Бәйрәм көндезге 13.00 дә "ҖОМГА НАМАЗЫ", белән авыл мәчете каршындагы мәйданда башланып китә. Намаздан соң быел 3-нче тапкыр Мунчәли - укулары дигән фәнни-гамәли конференция дә булачак. Әлеге конференциядә "Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану" - дигән темага фикер алышачаклар. (2014 ел Татарстан Республикасы Диния назәрәте тарафыннан милли гореф гадәтләрне торгызу елы дип игълан ителгән). Әлеге чарага Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Нижгар өлкәләреннән дин әһелләре, язучылар, профессорлар, академиклар чакырылган. Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның да килүе көтелә. Чара бәйрәм вәгазьләре, мөнәҗәтләр, дини җырлар белән үрелеп барачак. Бәйрәмгә кайткан барлык кунакларны чарадан соң корбан ашлары белән сыйлаячаклар.

Ә кичке биштә бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчәчәк. Кунакларга татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев үзенең группасы белән зур бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Шулай ук Нияз Җалялов,якташларыбыз Алсу Әбелханова, Рәмис Аймәт, Чувашия Республикасының танылган "Мишәр" фольклор ансамбленың чыгышлары төн уртасына кадәр дәвам итеп бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Оештыручылар әлеге чарага барлык якташларны райондашларны чакыралар. Сату итәргә килүчеләргә алдан ук кисәтеп спиртлы эчемлекләр, харәм ризыклар сату катгый рәвештә тыелачак дип хәбәр итәләр. Икенче көнне авыл зиратында "Изге ният көне" авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан якташлар, кунаклар ярдәме белән өмә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл бәйрәме