Мунчәли китапханәсендә кичә узды
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге, кадерле сүз.
"И туган тел, и матур тел",- дигән бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп: "Әткәм-әнкәмнең теле" дип тә өстәгән. Бу сүзләрдән күңелләргә җылылык иңә, хөрмәт арта. Татар теле-безнең туган телебез, әби-бабайлар, әти-әниләр бишек җырлары җырлаган, әкиятләр сөйләгән тел.
Туган телебезне өйрәнү, саклау максатыннан Мунчәли авыл китапханәсендә "Туган телем- иркә гөлем" дип исемләнгән кичә булып үтте. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән башланып китте. Шуннан соң балалар Габдулла Тукай, Шәйхи Маннур, Газинур Морат һ.б.язучыларның туган тел турында язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар татар халык биюләрен башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев