Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мул уңыш алыйм дисәң...

Бакчаларда уңыш җыеп алынган һәм аны кышның салкыннарына әзерләү вакыты да кыскарганнан-кыскара бара. Ә бакчаны кышка әзерләп калдыру һәр бакчачының да төп бурычы булып тора.

Иң беренче эш итеп бакчаны төрле чүп үләннәреннән, яшелчә сабакларыннан, коелган яфраклардан һәм башка чүп-чардан арындырырга кирәк, чөнки биредә тычканнар оя корырга бик яраталар. Кышка участокны, гадәттә, басып калдыралар, минераль һәм органик ашламалар кертәләр. Җирне көзен басып калдыру анда дымның туплануын яхшырта, шулай ук төрле яшелчә калдыкларының череп таралуына ярдәм итә. Коры һава торышы булган көннәрдә агачларның кәүсәләрен чистарталар һәм аннан соң агарталар. ТР буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре әлеге процедураны күпчелек бакчачылар кебек язын түгел, нәкъ менә көзен эшләргә киңәш итәләр. Агачларны көзен агарту кәүсәләрне салкыннарда ярылудан һәм үлүдән саклый. Яшь агачларның кәүсәләрен ак кәгазь яисә чүпрәк белән берничә кат чорнап кую тагын да уңай нәтиҗә бирәчәк. Җиләк-җимеш культуралары һәм агачлары җиренә фосфорлы-калийлы ашлама кертергә. Аннан соң көзен тирәндәге туфрак коры булса агачларның тамырлары җылы кышта да туңарга мөмкин. Әгәр туфрак коры булса, агачлар төбенә мул итеп су сибеп калдырырга. Җиләк үсентеләреннән дә корыган, чери башлаган, авыру яфракларны өзеп алып яндырырга кирәк булачак. Аннан соң аларны каплап калдыру да комачауламас. Бүген һәр бакчачының бакчасында роза чәчәге үстерелә. Аны исә тагын да күбрәк карау таләп ителә. Һава температурасы минус 5 градус булганда ук розаны томалап кую мәслихәт. Каплап кую алдыннан, әлбәттә, кирәкмәгән ботакларын кисәләр һәм матур, көчле төп итеп кенә калдыралар. Башка күпьеллык чәчәкләрне дә кисәләр. Коры чәчәкләрне, ботакларны яндырып калдыралар. Бархатцы чәчәкләрен тураклап туфракка сибеп басып калдырырга мөмкин. Бу ысул исә җирне дәвалый. Газоннарны да көзен корыган үләннәрдән, яфраклардан чистартып, 10-12 см озынлыкта гына кисеп калдырырга кирәк. Аннан соң шуны да истә тоту мәслихәт, кар яву белән үк газонда йөрергә ярамый, чөнки бу вакытта әле кар катламы калын булмый һәм үсемлекләрнең йокыга талган бөреләренә зарар килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча эшләре