Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мөселманнар Яңа 1437 Һиҗри елны каршылый

Һиҗри Яңа ел - Һиҗри тәкъвиме буенча Ислам динендә билгеләнгән бәйрәм. Ул беренче мөхәррәм көнне билгеләнә. Бәйрәм Ислам дөньясында зур тантана белән билгеләнмәсә дә, күп кенә мөселманнар бу көнне мәҗлесләр үткәрә, бүләкләр тапшыра, кунакларга йөри.

Иртәгә, ягъни 14 октябрь көнне без яңа айга - мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1437 һиҗри елына аяк басабыз. Мөхәррәм аеның беренче көнендә ураза тоту саваплы була, әмма бу башка айларның беренче көннәрендә дә каралган. 1970-1980 елларда кайбер дини даирәләрдә Һиҗри яңа ел башлануын мөселманнар берлектә гыйбәдәт, аннары сый-мәҗлес белән билгеләп үткән булган, әмма бу гадәт инде онытылган.

Мөхәррәм ае - изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем", - дип әйтә торган булган. Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә - шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа 1437 Һиҗри ел Мөселманнар