Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мошенниклар СМС хәбәр җибәрә

Хәзер җәмгыятьтә барыбыз өчен дә борчу тудыра торган проблемаларның берсе- мошенниклык, ягъни алдау юлы белән мөлкәтне үзләштерү тора.

Еш кына очракта пенсионерлар, инвалидлар һәм балалар үзләре дсизмәстән аларның корбанына әвереләләр. Бу хакта газета- журналларда да, телевидение аша да күп хәбәр ителә. Бүгенге көндә алдау юлы белән кеше мөлкәтен үзләштерү төрлечә кылына. Мошенниклар сезгә социаль хезмәткәр, медицина яисә хокук саклау хезмәткәре итеп танытып та килергә мөмкиннәр. Шулай ук телефон аша алдау фактлары ешайды. Телефоннан берәр якыныгыз авыр хәлдә, тиз генә акча кирәк, яки банкомат картагыз блокировать ителгән, кире төзәтү өчен сездән шәхесегез турында мәгълүмат сорарга мөмкиннәр, яки акча оттыгыз, шундый- шундый счетка салым буларак акча күчерегез, дигән СМС хәбәрләр килүе ихтимал. Төрле тәкъдимнәр белән кире шалтыратуны сорап СМС хәбәр килсә, кире шалтыратырга ашыкмагыз, сезнең шалтырату нык югары бәядәге тариф белән булырга мөмкин, сезгә җавап та бирмәскә мөмкиннәр. Мошенник корбаны булуның төп сәбәбе игътибарсызлык дип әйтер идем. Андый шикле хәбәр килсә акча җыярга ашыкмагыз, кем турында сүз бара, шуның белән хәбәргә чыгып карарга, белешергә кирәк, теләсә нинди счетка акча салмагыз. Төрле отышлар турындагы хәбәргә, таныш түгел кешеләргә ышанмагыз, үзегез турында мәгълүматны теләсә кемгә таратмагыз. Нәрсәләр булса да рекламалап алдан акча түләп куюны сораучы, социаль ярдәм күрсәтү оешмаларыннан дип таныштырып яки чегән милләтеннән нинди дә булса хезмәт өчен акча сорау фактларына юлыксагыз тиз арада безгә хәбәр итегез. Шәхси хуҗалыклардан саткан продукция өчен соңыннан акчасын китерү шартына ризалашмагыз. Кыскасы, үзегезне уңайсыз хәлдә калдыруга юл куймагыз! Мәгълүматләрдән күренгәнчә, быелның үткән чорында гына да республика буенча 60 тан артык кеше телефон мошенниклары ятмәсенә эләккән. Казанда яшәүче 77 яшьлек әби, "ДТП" га эләккән оныгына ярдәм итү өчен 200 мең сум акча күчергән һәм тагын ярты миллион сум акчаны курьерның кулына биргән. Бик кызганыч, әмма факт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар