Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Метеоритлар яңгыры булачак

Август аенда Татарстанда гадәти булмаган күренеш-метеорит яңгырын күзәтергә, ә ноябрьдә гади күз белән Исон кометасын күрергә мөмкин булачак.

Метеорит яңгыры Җирнең комета койрыгы белән очрашуына бәйле икән. Гадәти булмаган яңгырны гади күз белән дөньяның теләсә кайсы почмагыннан күзәтергә мөмкин булачак. Бөтен күк буенча очып йөргән метеоритлар 14 августтан соң аеруча ачык күренергә тиеш. Ноябрь аенда шулай ук гади күз белән Кояшка таба очучы Исон дип аталган кометаны да күзәтә алачакбыз икән. 29 ноябрьдә ул Җиргә иң якын ноктада булыр дип көтелә. Аны хәтта көндез дә күреп булуы ихтимал, диләр белгечләр. Шулай да, алар комета үзенең траекториясен үзгәртергә дә мөмкин, дип искәртә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы