Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Энҗе Җәлалова бәйгедә мастер-класс күрсәтте

Март ахырында Казанда Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесе узды.

Әлеге бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырды. Конкурста Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд, башкорт теле мөгаллимнәре, шулай ук Россия субъектлары гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Чара кысаларында катнашучылар милли киемнәр күрсәтү һәм «Минем төбәгем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем» дигән темага видеоролик, шулай ук мәдәниятләр диалогы нигезендә туган телне укытуда методик алымнарның кулланылышын күрсәткән мастер-классның видеоролигын үз эченә алган «Визит карточкасы» тәкъдим иттеләр. Бәйгедә җиңүчене Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары конкурсының йомгаклау этабына җибәрәчәкләр.
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Җәлалова әлеге бәйге мәртәбәле жюри составында үзенең бәяләмәсен бирде һәм 2010 нчы елгы Россиякүләм бәйгесенең җиңүче буларак мастер-класс күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесе