Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Марс урта мәктәбе укучылары "Тамчы-шоу" тапшыруында җиңү яулап кайттылар

"Батыр берне, белемле меңне егар" , - дип халык юкка гына әйтмәгән. Бу дөреслеккә бик туры килә.

Марс урта мәктәбе укучылары: Айрат Айметов, Ильнар Айметов, Алсу Азизова, җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзилә Хөсәенова, "Татарстан яңа гасыр" телестудиясендә "Тамчы - шоу" интеллектуаль уенда катнаштылар. Алар анда Биектау районының Әлдермеш авылыннан килгән команда белән көч сынашты. Интеллектуаль уен Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Безнең мәктәп командасы Бөек Ватан сугышы тарихын, татар телен яхшы белүләрен, җитез, үткен, кыю булуларын күрсәтеп, җиңү алып кайттылар. Без җиде укучы, җанатарлар командасы, һәм рус теле укытучысы Венера Алимова укучыларны җиңүгә рухландырып тордык. Киләчәктә дә уңышлар телибез аларга.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тамчы шоу” интеллектуаль уен

2
X