Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Марс урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылды

Татарстанда берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелә.

Аның максаты татар телен өйрәнүне көчәйтү, икетеллелек шартларында республикада яшәүче башка милләт халыкларын да татарча сөйләшергә өйрәтү, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү сферасын киңәйтү; укучыларда Ватанга мәхәббәт, туган телне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Һәр кеше өчен туган тел бердәнбер һәм ул - газиз. Нинди генә булмасын, туган тел - һәркем өчен горурлык билгесе булырга тиеш һәм һәркем аны сакларга, якларга бурычлы.

Без, Марс гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, быел да бу акциядә бик теләп катнашабыз. Акция кысаларында күрше Бичурга- Баиш авылыннан килеп бездә инглиз телен укыткан укытучы Улюкина Елена Петровна белән очрашу үткәрдек . Ул чуваш милләтеннән булса да, татарча бик яхшы аңлый, хәтта сөйләшә дә.

Реклама

Акцияне дәвам итеп без Матак гомуми урта белем бирү мәктәбенә дә очрашуга бардык. Анда чуваш балалары татар телендә бик иркен аралашалар. Төрле конкурслар оештырдык,сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләдек. Матак урта мәктәбе укучылары да татарча шигырьләр сөйләделәр. Һәркем әлеге чарадан бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мин татарча сөйләшәм" акциясе