Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Малны суйганнан соң, итне кешегә сату тыела

2014 елның 1 маеннан таможня берләшмәсенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты үз көченә керәчәк.

-Әлеге регламент ит продукциясен Таможня союзы территориясенә чыгаручыларга гына кагылачак. Регламент итне сатуга чыгармыйча гына, малларын шәхсән үзләре өчен генә суючы гражданнарга кагылмый, әгәр алар итне сатуга чыгармасалар,-ди бу уңайдан ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге начальнигы урынбасары Р.Шәйдуллин.

Техник регламент ит һәм ит продукциясен саклауга, ташуга, реализацияләүгә, утильләштерүгә, шулай ук, маркировкалауга һәм упаковкалауга куркынычсызлык таләпләрен билгели.

Техник регламент нигезендә агымдагы елның 1 маеннан эшкәртелмәгән иткә декларация кабул итәргә кирәк булмаячак.

Малны суйганнан соң ит продукциясен сатарга чыгарыр алдыннан ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә һәм клеймо куелырга тиеш.

Һәр ит продукциясенең сатылуга чыгарыр вакытында һәм аннан соң да ветеринария һәм һәм башка документлары булырга тиеш.

Моннан тыш, малларны сую махсус җиһазланган производство объектларында гына башкарылырга тиеш булачак. Ә мондый производство объектлары дәүләт теркәве үтәргә тиеш. Димәк, техник регламент таләпләре нигезендә, үз йортыңда малны суйганнан соң, үзеңнән артык калган итне кешегә сату тыела. Суелган малыңның продукциясен сатуга чыгарасың килсә, регламент таләп иткәнчә, махсус җиһазланган производство объектларында гына суярга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иткә регламент кертелә