Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мәктәптә тутый кошлар һәм ташбакалар да яши

Кече Чынлы урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары урынбасарлары һәм төбәк музейлары җитәкчеләре катнашында чираттагы семинар булып үтте. Семинар бүгенге замана чорында укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләү мәсьәләләрен колачлады.

Семинарда катнашучыларга ачык сыйныфтан тыш чараларда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Аларның һәркайсы бүгенге көн таләбеннән чыгып, актуаль темаларны яктыртты. Әйтик, 2 сыйныфта "Яшь экологлар утырышы", 4 сыйныфта "Казан-Универсиада башкаласы", 5 сыйныфта "Без табигать баласы", 6 сыйныфта "Сталинград балалары" дип исемләнгән чаралар узды. Аеруча, өлкән сыйныф укучылары тарафыннан үткәрелгән "Бөек көрәш алдында баш иябез" дип аталган чара кызыклы һәм файдалы булды.
Семинарның икенче өлеше түгәрәк өстәл артында үтте. Анда катнашучылар төбәк буенча алып барылган эшләре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. "Мәктәп музейларының эшчәнлеге" хакында тулы анализ белән район мәгариф бүлегеннән методист Резидә Мөдәррисова чыкты. Аннан үзләренең иҗади эшләренә Городищедан Александр Бушуев, Убидан Наталья Куракина һәм Хорновар-Шигалидан Л.Угинова нәтиҗә ясадылар.
Чараның кульминацион өлеше-экспонатларга бай эчтәлекле мәктәп музеен карау һәм экскурсия булды. 11 сыйныф укучылары Айгөл Айметдинова һәм Гөлчәчәк Нәсыйбуллина авыл тарихы, халкы турында тәфсилләп сөйләделәр. Миләүшә Халитова мәктәпнең барлык истәлекле почмаклары, фән кабинетлары белән таныштырып йөрде. Биредәге биология кабинетында хәтта ташбакалар, тутый кошларны күрүем бик гаҗәп булды, ә инде күптөрле үсемлекләр хакында әйтеп тә торасы юк.
Семинарда катнашучылар көн буена диярлек барган әлеге чарадан үзләренә күп нәрсәләр алгандыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә Кече Чынлы мәктәбеннән үзебезнең мәктәпләргә күчереп, эш барышында кулланырлык чаралар да бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучылар мљктљп