Мәктәптә Парламент сәгатьләре
Үткән атна дәвамында республика мәктәпләрендә парламент сәгатьләр үтте. Әлеге мөһим чарада безнең район мәктәпләре дә актив катнашты.
Яңа Элмәле урта мәктәбендә атна дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Укучылар рәсем, инша, стена газета конкурсларында теләп катнаштылар. Парламент сәгатьләр быел ТР Конституциясенең 20 еллыгын билгеләүгә багышланганга, чаралар да "Гражданиннның конституцион хокуклары" темасын яктыртты.
Шулай ук, мәктәптә парламент сәгатьләр дә үтте. Мәктәп директоры урынбасары Геннадий Карсаков укучыларга хокуклар яклау, сәяси культура темалары белән чыгыш ясады. Информатика укытучысы Р.Гафурова тарафыннан "Законнар кайда туа?" дип исемләнгән тәкъдирнамә күрсәтелде.
Дәрес барышында укучылар ТР гимнын, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышын тыңлап үттеләр. Аннан видеорежимда республика парламенты эше белән таныштылар, республика аләме, гербы символикаларының төшенчәләренә бәяләмә бирделәр. Парламент сәгате ТР Дәүләт Советы бинасына виртуаль экскурсия белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев