Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Кошлар көне узды

Апрель аенда ил күләмендә кошлар көне билгеләп үтелә.

1 номерлы Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Кошлар көне безнең мәктәбебездә дә зур бәйрәм итеп үткәрелде. Аңа әзерлек эшләре алдан ук башланган иде. Укучыларга биремнәр, өстәлмә уку китаплары исемлеге, кирәкле интернет-сайтлар тәкъдим ителде.
Иң яхшы рәсем, плакат, стенгазета, сыерчык оясына һәм виктарина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә конкурслар оештырылды. Кроссвордларга дөрес җаваплар эзләнелде, кошлар турында электрон презентацияләр ясалды.
Сыерчык ояларын дөрес һәм матур итеп ясарга әти-әниләр дә бик теләп ярдәм иттеләр. Утызга якын сыерчык оясы, кырыклап рәсемнәр, плакатлар ясалды, стенгазеталар чыгарылды. Балалар барлык конкурсларга да бик теләп катнаштылар.
Кичәбез, биология укытучысы Резидә Җаббарова җитәкчелегендә, КВН формасында үтте. Без, 7б сыйныфы укучылары, 7а сыйныфы белән көч сынаштык.
Бәйрәмебез бик күңелле һәм файдалы үтте. Барыбызга да мактау кәгазьләре, грамоталар тапшырдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәптә кошлар көне

2
X